Барлык яңалыклар
Новости
31 июль 2019, 11:57

Иң яхшы кымыз ясаучыны ачыкладылар

Башкалада “Җәйләү” кымыз фестивале узды. Анда Бәләбәй районыннан да делегация катнашты.

Республиканың иң яхшы кымыз ясаучылары конкурсын ачып, БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов “ кымыз республикада яшүүче һәркемнең генында, бу безнең электән килгән шөгыль. Без илдә атлар саны буенча икенче, ә кымыз җитештерү буенча беренче, Русиядәге барлык продуктның 46 проценты республикада җитештерелә”, диде.
Конкурста Башкортстан районнарыннан 20 кымыз ясаучы катнашкан, шул исәптән Бәләбәй районының Александр Шипицын крестьян-фермер хуҗалыгыннан да. Хөкемдарлар белән бергә төбәкнең төрле тарафларынңа җитештерелгән шифалы бу эчемлекне фестивальдә катнашучылар да тәмләп карый, шулай ук кулай хакка сатып ала да алган.
Республика конкурсында Әлшәй районының крестьян-фермер хуҗалыкларының берсендә эшләүче Әлфия Ганиева чемпион исемен яулаган.
Яңалык авторы: Римма Солтанова.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: