Барлык яңалыклар
Новости
1 август 2019, 13:37

1 августтан – арттырылган пенсия

Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә , августтан 2018 елда эшләгән республика пенсионерлары арттырылган пенсия ала башлый

Эшләгән пенсионерларның страховка пенсиясен августта яңадан исәпләү буенча барлык кирәкле эшләр төгәлләнгән. Эш бирүчеләр узган ел өчен исәпләп язылган иганәләр турында мәгълүматларны вакытында тапшырган һәм Пенсия фонды аларны страховкаланган кешеләрнең шәхси исәпләренә теркәгән.
“Августта өстәмәнең күләме индивидуаль һәи эшләгән чорга, эш бирүчеләрдән Пенсия фондына күчерелгән страховка иганәләренең суммасына бәйле. Республиканың 248 мең пенсионеры яңа күләмдә пенсия алачак. Түләүгә чыгымнарны финанслау тулы күләмдә тәэмин ителгән” – диде Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров.
График буенча пенсия түләү почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2 августтан 24нә кадәр башкарыла.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: