Барлык яңалыклар
Новости
1 август 2019, 13:45

Яшә, чишмә! Сокландыр һәм шатландыр!

Глуховская шифаханәсе авылында яшәүчеләргә һәм федераль сихәтләндерү йорты кунакларына ял итү өчен матур урын барлыкка килде

“Глуховская” шифаханәсеннән ерак түгел җир куеныннан бәреп чыккан, барсы да яраткан чишмә күптән түгел “БР Экология һәм табигать ресурслары” дәүләт программасы буенча төзекләндерелде.
Максим-Горький авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Надежда Красильникова сөйли:
– Яшәүчеләрне һәм ял итүчеләрне чиста эчәр су белән тәэмин итүче бу чишмәне төзекләндерү мөһим иде. Ул, аның тирә ягы ямьле түгел иде. Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлангычы белән, шулай ук авыл хакимияте ягыннан шартларны үтәү аркасында, без дәүләт программасына эләгә алдык. Төзекләндерүгә акчаны Башкортстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бүлде. Хәзер матур итеп киртәләп алынган, өсте ябылган табигать объекты түбәле коены хәтерләтә. Чишмәгә җыйнак күпердән төшәргә була. Авыл кешеләре һәм ял итүчеләр үзләре һәм шифалы чыганак турында хәстәрлекне тойды да инде.
Исегезгә төшерәм, 2018 елда без әлеге дәүләт программасы кысаларында Утейкадагы чишмәне тәртипкә китердек.
Әйткәндәй, республикада ел саен дәүләт программасы буенча төрле муниципаль районнарда сигездән унга кадәр чишмәне төзекләндерүгә акча юнәлтелә. Бу программа 10 елдан артык эшли, һәм тәртипкә китерелгән табигать объектлары саны йөзгә якынлаша, шуларның икесе Максим Горький авыл советы авыл биләмәсе территориясендә “Глуховская” федераль савыктыру йорты янында төзекләндерелгән.
Мила Любченко.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: