Барлык яңалыклар
Новости
2 август 2019, 10:51

Башкортстанда 1 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләре бишкөнлеккә күчә

1 сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләре бишкөнлек укытуга күчә.

Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров “Мәгариф сәгате” барышында белдерде. Аның әйтүенә караганда, уку планы элеккечә кала. Иң мөһиме, укытучыларның эш хакы кимеми.
Радий Хәбиров фикеренчә, балаларның ял көннәрендә спорт белән шөгыльләнү, музейларга, театрларга йөрү мөмкинлеге күбрәк булсын өчен спорт секцияләре һәм мәдәният учреждениеләре үзләренең эш графикларын үзгәртергә тиеш.
Май аенда Уфада узган өченче ата-аналар форумында катнашучылар мәктәпләрдә тематик шимбәләр оештыру буенча тәкъдимнәрен керткән иде.”Укучылар шимбәне көтеп алырга, узганнары хакында фикер алышырга тиеш. Бу күп очракта укытучылардан гына түгел, ата-аналарның үзләреннән тора”, – дип билгеләде ул чакта Радий Хәбиров.
Уку елы дәвамында 32 тематик шимбәнең сигезен үткәрү күз уңында тотыла. Республика җитәкчесе укучылар өчен кызыклы темалар уйларга кирәк дип исәпли.
“Башинформ” мәгълүматы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: