Барлык яңалыклар
Новости
2 август 2019, 10:47

Номер алу уңайлырак булачак

Русия Президенты Владимир Путин русиялеләргә автомобильгә теркәү номерлары әзерләүчеләрдән аны үзаллы алу мөмкинлеге бирүче законга кул куйды. Документ хркукый мәгълүматның рәсми порталында нәшер ителгән.

Документка ярашлы, махсуслаштырылган оешмалар һәм аларның вазыйфалы кешеләре РФ кануниятенә ярашлы транспорт чараларының теркәү мәгълүматларын, транспорт чараларының маркировкаларын һәм аларның төп компонентларын юри яки саксызлык буенча бозган өчен, шулай ук дәүләт теркәү тәртибен бозган өчен җавап бирә.
РФ территорииясе чикләреннән чыгарылучы транспорт чараларына шулай ук яңа теркәү гамәле кертелә.
Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
Марина Прохорова әзерләде.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
#ВладимирПутин#Кремль
Читайте нас: