– Ышанмассыз, яңгырлы көннәрдә безнең урамда хәтта тракторлар буксовать итте, – дип сөйләде Родники авылында яшәүче Андрей Ларюхин, юлны төртипкә китерүгә җәлеп ителгән бер КамАЗ водителе. – Яр буе һәм Үзәк урам юлларына ике ел элек вак таш түшәлде. Ниһаять, безгә дә чират җиткәнгә шатланабыз.
Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ильяс Мөхәмәдиевның әйтүенә караганда, Чапаев урамындагы юл яшәү пунктларын төзекләндерүгә авыл биләмәләренә республика бюджетыннан бүленә торган максатлы акча исәбенә ремонтлана. Юлны күтәртү һәм вак таш салу белән Бәләбәй шәһәренең “Стройсервис” җәмгыяте хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Фотода: подряд оешмасы грейдерчысы Павел Коростылев эш вакытында.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.