Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2019, 12:53

“Бәләбәй» моношәһәрендә тагын бер резидент теркәлде

Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы елдам социаль-икътисади үсеш биләмәсе резидентлары реестрына Башкортстан Республикасыннан тагын бер инвесторны кертте – ул “Лесси” җәмгыяте.

“Бәләбәй” моношәһәре биләмәсендә урнашкан бу резидент “файдасыз” хайваннар өчен азык җитештерү белән шөгыльләнә.
БР Хөкүмәте сайтында билгеләнгәчә, бу инвестиция проектын гамәлгә тапшыру 23,8 млн сум акча җәлеп итү һәм яңа 22 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
“БХ”белешмәсе
Русия Федерацясе Икътисади үсеш министрлыгында төзелгән елдам социаль-икътисади үсеш биләмәсе резидентлары реестрына 2019 елның 31 июленә Башкортстаннан 23 инвестор кертелгән (9 – Бәләбәй шәһәрендә, 12 – Күмертау, 2 – Нефтекамада).
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: