Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2019, 13:52

Мәктәп укучыларына – яңа кием, ата-аналарга – чыгым

Ата-аналарга бил каешларын ныграк буарга туры киләчәк, чөнки балаларны мәктәпкә әзерләр чак җитте. Дәфтәрләр, ручкалар, пеналлар, рюкзаклар һәм мәктәп формасы сатып алу арзан түгел.

– Портфель белән канцелярия товарларына якынча биш мең китәчәк, – дип сөйли өченче класска баручы Кириллның әнисе Ольга Прокудина. – Тирә-як мохит, технология, чит тел, математика, рус теле буенча эш дәфтәрләре мең ярым тирәсенә төшәчәк, алар бер уку елына исәпләнгән, шуңа күрә бер алсак, елга җитә.
Баланы уку елына әзерләү – арзан түгел. Өстәвенә барлык әти-әниләр дә берьюлы күп акча тотына алмый. Без социаль челтәрләр аша баланы мәктәпкә әзерләгәндә күпме акча кирәклеген һәм моңа эш хакының җитү-җитмәүлеген белештек.
– Әлеге вакытта баланы киендерергә 10-15 мең сум акча кирәк, – дип язган Ирина Качалова. – Әмма бу чик түгел, чөнки төрле баланың теләге төрлечә. Зур шәһәргә барып, фирмалы кием сатып алыргамы, әллә урындагы магазиннан кулай хакка сатылганынмы? Беренче класс өчен портфель һәм канцелярия товарларына биш мең китте. Тиздән костюм эзли башлаячакбыз.
Мәктәпкә әзерлек ата-аналарның кесәсенә сукмасын өчен киләсе уку елына акчаны алдан хәстәрләү зарур.
Илья Букарев мәкаләсен Зәйфә Салихова тәрҗемә итте.
Илья Букарев фотолары.
Читайте нас: