Безнең якларда ит, сөт азыкларын кар базларына төшереп куйганнар. Салкынрак булсын өчен анда язын кар да салып калдырганнар, шуңа аны безнең якларда кар базы дип атыйлар.
Моннан 120 ел элек, 1899 елның 8 августында, Америка уйлап табучысы Альберт Маршалл суыткыч уйлап чыгара. Мәшәкатьле була яңа агрегатны эшләтү – ул продуктларны утын, ташкүмкер “ашап”, керосин “эчеп” суыта. Суыткычка патент бирелгән бу көн аның туган көне санала.