Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2019, 11:14

Урманчылар яңа техника алды

Урман хуҗалыкларына “Экология” милли проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проектын тормышка ашыру барышында республика тарафыннан алынган урман хуҗалыгы техникасының беренче партиясен тапшырдылар.

Дәүләт учреждениеләре – урман хуҗалыкларына урманнарны тергезү һәм үстерү чараларын уздыру өчен 50 берәмлек техника һәм корылма тапшырылды. Заманча техникадан башка урманда нәтиҗәле эшләү һәм яшь урманнарны күбәйтү буенча колачлы бурычларны үтәү катмарлы. 2019 ел ахырына кадәр урманчыларның матди-техник базасын ныгыту өчен төбәктә тагын 100 млн сумлык техника сатып алачаклар. Урманчылар арасында яңа техниканы бүлгәләгәндә аларның эшләренең нәтиҗәлелеге исәпкә алына, дип хәбәр ителә БР Хөкүмәте сайтында.
– Безнең коллектив МТЗ- тракторы, ПТС - 4,5, урман культиваторы алды, – дип хәбәр итте “Бәләбәй урман хуҗалыгы” учреждениесе директоры Ленар Зәйдулин. – Ел башында КамАЗ һәм аңа тагылма алган идек.
Фотода: Урман хуҗалыгы водителе Радик Габдрахманов яңа КамАЗда берничә дистә рейс ясады да инде.
Римма Солтанова.
Елена Торгашова фотосы.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: