Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2019, 11:55

Чәй эчәргә килегез!

Үзәк мәдәният сараеның яңа иҗат мизгелен Бәләбәй тамашачыларының яратканнары, «Акчарлак» татар җыры ансамбле артистлары ача. Алар концерт күрсәтү белән бергә килгәннәрне хуш исле чәй белән сыйларга, самоварның тарихы белән таныштырырга ниятли.

Кружкага хуш исле чәй өстәгәнче башта сөт салына. Аннары кунакның күңеле булсын өчен тутырып чәй ясала – татарларның борынгыдан килгән йоласы шундый! Узган гасырлардан башлап һәр гаиләнең иң кирәкле, кадерле әйбере булган самоварларга бәйле нинди генә хәл-вакыйгалар юк, алар хәтта әллә ниләр белгән тикшеренүче-этнографларны да гаҗәпкә калдырачак. Аларны өйнең онытылган почмакларыннан алып чыгып, тузаннарын гына сөртергә һәм… хатирәләргә чумарга кирәк.
– Без барлык шәһәрдә яшәүчеләрне, кунакларны Мәдәният сарае алдына чакырабыз, –ди «Акчарлак» төркеме җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина. – Төп герой – самовар, ул гасырлар буе яшәп килгән чөй эчү йоласын бәян итәчәк. Татарлар – шат күңелле халык, шуңа күрә бию-җырлар да, юмор да булачак! Ата-бабаларыбыз шикелле самовар кайнатырга, дөрес итеп чөй пешерергә өйрәнәчәкбез, конкурсларда катнашып, призлар отачакбыз!
Самоварлар күргәзмәсендә җиз матуркайларга сокланачакбыз, безнең район тарихыннан күп нәрсә беләчәкбез! Теләгәннәр күргәзмәгә үзләренең истәлек самоварларын алып килә һәм аңа бәйле, шәҗәрәгә кереп калган истәлекләрен сөйли ала. Катнашу өчен алдан ук Мәдәният сараеның фойесына килергә кирәк.
Ә баянсыз нинди җыр булсын соң! Шәп баянчы Валерий Гайнетдинов иң яраткан җыр һәм дәртле бию көйләрен бүләк итәчәк.
Төп призны иң актив тамашачы алачак. Әмма иң зур бүләк – аралашу шатлыгы, якты хис-тойгылар – барсына да эләгәчәк!
Бәйрәм иртәгә, 9 августта була, башлана 19.30 сәгатьтә. Рәхим итегез!
Анна Лапина.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: