Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2019, 13:10

Дан паркы матурланачак

“Заманча шәһәр мохите булдыру” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бәләбәй шәһәренең Кызылармеец урамындагы Дан паркын төзекләндерү эшләре бара.

Бу эш Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе хакимияте заказы буенча башкарыла, подрядчы – “Стройсервис” җәмгыяте.
Тиздән шәһәрнең беренче паркы заманча,матур төс алачак. Коймасы яңартылачак, капкасы да яңа булачак, парк эчендә тротуар сукмакларга асфальт түшәләчәк, лампалар куелачак, һәйкәлләр, шулай ук башка истәлекле урыннар төзекләндереләчәк.
Юнәтү эшләре 2019 елның 30 сентябрендә тәмамланыр, дип көтелә.
Зәйфә Салихова.
Елена Торгашова фотолары
Читайте нас: