Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2019, 12:09

Якты нур сибүче “Нур”

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актерлары – безнең шәһәрдә көтеп алган кунаклар! Театр соңгы мәртәбә 2017 елда килгән иде. Һәм менә талантлы артистлар бәләбәйлеләргә премьера – Георгий Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне” комедиясен бүләк итә.

Барлык әниләр дә балаларына бәхет тели. Әмма ата-аналар күңеленә хуш килгән нәрсә балаларга ошамый. Яшь гашыйк пар мәхәббәтләре өчен бар кыенлыкларны җиңәргә әзер. “Әби- кияү” капма-каршылыгы тирәли бер дә көлке булмаган хәл-вакыйгалар куера. Кем җиңәр – беркадәр сәеррәк һәм каты холык-фигыльле әбиме әллә гашыйклармы?
***
“Нур” татар дәүләт театры беренче тапкыр Уфада 1912 елда пәрдәләрен ача. Татар труппасын оештыручы, аның режиссеры һәм беренче артисткасы 19 яшьлек Сәхибҗамал Гыйззәтулина-Волжская була. Кыю кыз феодал- буржуаз стройның гасырлар буе килгән кануннарын җимереп ыргыта һәм татар сәхнәсенең, барлык төрки телле халыкларның “беренче карлыгачы” була.
Труппага мәгърифәтле, талантлы, дәртле яшьләр килә. Авырлыкларны җиңеп, җитәкче бөтен оештыру һәм акча мәсьәләләрен хәл итә. Кыска гына вакытта театрның репертуары барлыкка килә, анда татар драматургларының, рус һәм чит ил классикларының әсәрләре керә.
1912 елдан 1918 елга кадәр яшь театр Урал, Идел буе, Урта Азия, Кырым, Көнбатыш Себер буйлап гастрольләрдә йөри, Кавказга бара. Гражданнар сугышы елларында гаять авыр шартлар аркасында труппа тарала, әмма бер кабынган “Нур” сүнми. Үз сәгате җиткәч, чаткы зур иҗат ялкыны булып кабына!
Бүген “Нур” театрында республиканың атказанган сәнгать эшмәкәрләре, Уфа һәм Казан вузларының театр факультетларын тәмамлаган актерлар уйный. Театр иҗаты – күпмилләтле Башкортстан мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше!
Театр елында актерлар бәләбәйлеләрне һәм районда яшәүчеләрне “Ычкындырмыйк кияүне” комедиясен карарга чакыра.
***
Приют поселогының халык театры иҗаты “Нур” театры белән бәйләнгән. Коллектив җитәкчесе, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәсәнова аларның бәһалап бетергесез ярдәмен искә ала:
– Приют сәхнәсендә “Алты кызга бер кияү” спектакле Уфа режиссеры тырышлыгы белән бара. Байрас Ибраһимов безгә Туфан Миңнуллин әсәренең сценарийын җибәрде, мин аны күптән эзли идем. Бүген бу лирик комедия – тамашачыларның иң яраткан спектакле.
Безнең районда яшәүчеләр арасында театр сәнгатен яратучылар һәм белүчеләр аз түгел. Беренче мини-викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим итәбез. Беренче ике җиңүче Бәләбәйнең Үзәк мәдәният сараенда 28 августта булачак “Ычкындырмыйк кияүне” спектакленә билетлар алачак.
Сорауларны Приют поселогының халык татар театры җитәкчесе Роза Хәсәнова бирә:
1. Приют поселогының татар халык театры ничек атала?
2. Халык театры оештырылганнан бирле уйнаган ветераннарны атагыз.
Викторина сорауларына 8 (34786) 3-23-02 телефоны буенча 9.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр җавап бирергә мөмкин.
Анна Лапина.
Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.
Читайте нас: