Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2019, 13:49

Милли проект гамәлгә ашырыла

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы Указына ярашлы расланган “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә булышлык итү” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанда 2024 елга хезмәт җитештерүчәнлеге 6,3 процентка артырга тиеш.

Тоташ ил буенча әлеге күрсәткеч биш процент.Республиканың сәнәгатькә махсуслашуын исәпкә алсак, төбәк алдында зур бурыч тора. Башкортстан предприятиеләре чыгарылган продукция күләмен арттыру белән бергә аның сыйфатын да яхшыртачак. Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр буенча федераль үзәкнең генераль директоры Николай Соломонов шундый фикер берлдлергән.
Алдагы биш елда 196 компания сакчыл җитештерү алымын үзләштерәчәк. Производителность.рф сайтына 50дән артык гариза килгән. Проектта эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗаыгы, төзелеш, ташу һәм саклау, торак-коммуналь хуҗалык кебек чимал юнәлешендә булмаган тармакларда эшләгән оешмалар катнаша ала. Төрле дәүләт ярдәме чаралары аларга сыйфат җәһәтеннән яңа баскычка күтәрелү мөмкинлеге бирәчәк.
“Башинформ” мәгълүматы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: