Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2019, 14:02

“Нур” татар дәүләт театры Мостай Кәримнең “Айгөл иле” әсәре буенча спектакль әзерли

Уфаның “Нур” татар театры яңа 28 нче театр сезонында беренче премьерага әзерләнә. Ул – Мостай Кәримнең пьесасы буенча “Айгөл иле” романтик драмасы.

Премьера 2019 елның 27-28 сентябрендә була. Ул Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга арнала.
“Айгөл иле” – совет башкорт драматургиясенең иң чагу пьесаларының берсе. Әгәр берничә дистә ел элек кабул ителгән карарның дөреслегенә бернинди дә шик булмаса, хәзер исә төп геройның илсөярлеге күп бәхәсләр тудыра. Үлчәүнең бер ягында Туган ил булсак, икенчесендә – үз әниең! Бүген Айгөл нинди карарга килер иде икән? Уйлап та тормыйча китәр идеме? Әлбәттә, туган илгә сөю һәм хөрмәт югалмаган, ләкин кешелек кыйммәтләре бүген икенчерәк мәгънәгә ия. Ике дәвернең кеше күңеленең өлешләре туры килерме, әллә пьесада күтәрелгән мәсьәләләр, һәр классик сюжеттагы кебек үк, мәңгелек һәм һәрчак көнүзәкме? Моны спектакль ачып бирер.
“Башинформ” мәгълүматы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: