Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2019, 13:03

“Башкортстан лидерлары” кадрлар проекты финалчыларына эш булачак

“Торатау” конгресс-холлында сәләтле идарәчеләр табу өчен республика Башлыгы хакимияте башлангычы белән уздырылган “Башкортстан лидерлары” кадрлар проектының “Идарә итү командасы 2020-2025” конкурсы финалчыларын билгелиләр. Оештыручылар хәбәр итүенчә, 195 кеше ярымфиналга чыккан.

Ярымфинал барышында катнашучыларга конкурс остазлары алдында үз проектлары белән таныштыру мөмкинлеге дә бирелгән.
Конкурсның төп бүләге – дәүдәт структураларында җитәкчелек эше турында тәкъдим, аны 50 катнашучы алырга тиеш.
Катнашучыларның уртача яше – 34. Иң өлкәненә 45 яшь. Катнашучыларның 75 проценты – Уфадан. Ярымфиналчылар арасында дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр, шулай ук сәнәгать, төзелеш, мәгариф, фән һ.б. өлкәләрдә хезмәт куючылар бар.
Чыганак: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: