Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2019, 13:11

Иң мөһиме – сыйфат

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән киңәшмәдә мал азыгы әзерләү, игеннәрне урып-җыю һәм аны кабул итүгә әзерлек, киләчәк уңышка орлык салу мәсьәләләре каралды. Киңәшмә эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев катнашты.

Район хуҗалыклары тарафыннан бүгенгә 9000 тонна печән (план 14000 тонна), 23000 тонна сенаж (план 22900 тонна) әзерләнгән. М. Горький исемендәге токымчылык заводы (11108 тонна сенаж салганнар), К. Иванов исемендәге кооператив (500 тонна печән һәм 4000 тонна сенаж) һәм “Северная Нива Башкирии” җәмгыяте бүлекчәсе ( ул “Ермолкино авыл советы” авыл биләмәсе территориясендәге басуларда 3197 тонна сенаж әзерләгән – ) мал азыгы әзерләү компаниясенең лидерлары .
– Һава шартлары яздан бирле аграрийларны иркәләми. Августта да аяз көнәр аз булачак, шуңа күрә үстерелгән уңышны җыеп алуга тулы әзерлек белән тотынырга кирәк, – дип сызык өстенә алды район хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Усаков..
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте баш инженеры Айрат Гомәров бөртекле культураларны җыеп алуда 48 комбайн эшләячәк, механизаторлар белән тәэмин ителеш 98 процент, кирәк кадәр ягулык-майлау материаллары бар, дип хәбәр итте.
67нче икмәк базасының башкарма директоры Николай Рузановның әйтүенә караганда, Бәләбәй элеваторы тәүлек әйләнәсенә киптерү һәм саклау өчен ашлык кабул итүгә әзер, кулай хаклар белән сатарга да ярдәм итәчәк. “Премиум групп” җәмгыяте (аның составына Аксен, Дәүләкән һ.б. элеваторлар керә) вәкиле предприятие ашлык поставкалаучыларга алдан бер өлеш түләү тәкъдим итә, дип белдерде.
“Россельхозцентр” учреждениесе бүлеге начальнигы Дамир Латыйпов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын чәчелүче культураларның сортларын яңарту кирәклегенә юнәлтте. Районда сабан бодае һ.б. культураларның элиталы орлыклары белән бүлешергә әзер хуҗалыклар булуы бик яхшы. Дәүләт тә сортлар яңарту белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга субсидияләр бирә.
– Уҗым культуралары 25 августка кадәр чәчелеп бетәргә т иеш, ә район хуҗалыкларының күбесендә күчмә орлык фонды юк, шуңа күрә аларга алдан сортларга аерып тормыйча яңа уңыш бөртеген чәчәргә туры киләчәк, бу исә чәчүлекләрнең чүпле булуына китерәчәк. Әгәр без югары уңыш алырга телибез икән, мондый эштән баш тартырга кирәк, – дип билгеләде Дамир Зөфәр улы.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте баш зоотехнигы Валентина Шәяхмәтова авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен әзерләнүче мал азыгының сыйфатына игътибар итүләрен үтенде, терлекчеләрнең эш нәтиҗәсе турындан-туры азык сыйфатына бәйле ич.
Азат Альверт улы киңәшмәдә катнашучыларны агросәнәгать тармагы үсешенә юнәлтелгән барлык дәүләт программаларында актив катнашырга чакырды., атап әйткәндә, ат үрчетүне үстерүгә: кымыз җитештерү һәм сатуга, токымлы атлар сатып алуга, ат чабышлары уздыруга субсидияләр алуга заяквкалар бирергә була.
– 29 сентябрьдә Бәләбәй районына “Акбүзат” ипподромында “Терра-Башкирия” республика фестивалендә катнашу өчен атлар тәкъдим итәргә кирәк. Без бу чарага яхшылап әзерләнергә һәм Бәләбәй районын республика дәрәҗәсендә лаеклы күрсәтергә тиеш, – диде муниципалитет җитәкчесе.
Зөлфия Хәйдәрова фотосы.
Яңалык авторы: Римма Солтанова.
Зәйфә Салихова тәрҗәмәсе.
Читайте нас: