Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2019, 13:07

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Корбан бәйрәме

Бәйрәм намазында катнашу өчен Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә меңләгән мөселман җыелды. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә, дип яза «Известия».

Телеканал мәгълүматлары буенча, дин тотучылар мәчеткә таң атканчы ук килгән. Күп кенә мөселманнар вәгазьне тышкы якта тыңлаган, алар өчен урамда келәмнәр җәелгән. Намаз тәмамланганнан соң, алар өйләргә таралыша һәм якыннары белән бәйрәмне билгеләп үтәчәк. Быел башкалада гает намазына дин тотучылар рекордлы санда җыелган.
Татар-информ. Владимир Васильев фотосы.
Читайте нас: