Барлык яңалыклар
Новости
14 август 2019, 12:03

Дүрт көнлек эш атнасына күчәбез, ди...

Күчүен күчәрбез, ләкин хезмәт хаклары сакланырмы?Эш атнасын кыскарту нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең агымдагы эш хаклары сакланырга тиеш, дип искәртәләр Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясендә.

Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Мондый күчешнең өстенлекләрен дәлилләү сыйфатында Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте һәм Head Hunter сервисы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре китерелә. Әлеге тикшеренүдә эш атнасын кыскарту илдә хезмәт законнарын оптимальләштерү буенча иң популяр идеяләр бишлегенә кергән.
Шулай ук башка илләрнең тәҗрибәсе дә искә алына. Аларда эш атнасын кыскарту уңай нәтиҗә биргән.
Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясендә искәртүләренчә, предприятиеләр кыскартылган эш атнасын финанс кыенлыклары аркасында сайлый, бу хезмәткәрләрнең эш хакында да чагылыш таба. Шул ук вакытта, эш атнасын кыскарту нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең агымдагы эш хаклары сакланырга тиеш, дип билгеләп үтәләр анда.
Чыганак: “Кызыл таң” гәзите сайты
Фото: pixabay.com
Читайте нас: