Барлык яңалыклар
Новости
14 август 2019, 12:07

Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләде

Гасырлар төпкеленнән килгән бу бәйрәм дин тотучыларның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе булып кала килә. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана һәм өч көн дәвам итә.

Быел бәйрәм августның 11нә туры килде. Иртәдән коеп яңгыр яуды, әмма ул һич тә бәйрәмгә комачаулый алмады. Гает намазына ашыгучы Бәләбәй мөселманнары әйтүенчә, алар яңгырга игътибар да итмәгән.
Намаз башлануга шәһәрнең тарихи мәчетендә бер буш урын да калмаган. Әйтергә кирәк, халык мәчеткә елдан-ел күбрәк, теләп йөри, тарихи тамырларына, дингә кайта. Кешеләрнең бәйрәмгә күтәренке кәеф белән, шатланып, бер-берсенә яхшы теләктә булып, изге нияттә җыелуы, урамда эчкән, сүгенгән кешеләрнең булмавы күзгә ташлана.
Намаз укылып, вәгазь тыңланганнан соң, корбан чалынды һәм бәйрәм ашы әзерләнде.
Быел корбан чалуда районның җитмештән артык кешесе катнашкан. Йола ветеринария хезмәте тикшерү үткәргән махсус урында, ислам дине кагыйдәләренә ярашлы үтәлде.
Тиешенчә, һәр корбан ителгән сарыкның ите өчкә бүленде. Бер өлешен районның социаль учреждениеләренә бирделәр, икенчесен бәйрәм ашына тотындылар, өченчесен һәр хуҗа үзенә калдырып, туганнарын, күршеләрен сыйлады.
Корбан бәйрәме көне “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә бәйрәм концерты белән тәмамланды. Бәләбәйнең тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиев җыелганнарны бәйрәм белән котлады, районның имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Хәмитовның изге теләкләрен җиткерде. Аннары ул бәйрәмдә катнашучыларга вәгазь сөйләде, барысын яхшылыкка һәм гаделлеккә, шәфкатьлелеккә, якыннарыбызга һәм тирә-юньдәге кешеләргә карата игелекле булуыбызны теләде.
Таихи мәчет карамагындагы җәйге лагерьга йөргән төрле яшьтәге балалар Коръән нән бер сүрә укып ишеттерде. Үзәк артистлары – “Ләйсән” башкорт җыры ансамбле, Руслан Буранголов, Нәфисә Суфиева, Зинил Бикмөхәмәтов, Анжела белән Айнур Әүбакировлар, Римма Вахитова, Эльмира Маликова, Гүзәл Садыйкова, Илһам Әхмәтшин, Алина Умарова һәм башкалар тамашачыларга моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк и тте.
Бу көнне Бәләбәй мөхтәсибәтенең барлык башка мәчетләрендә дә Корбан бәйрәме уздырылды.
Зәлфия Гарифуллина.
Автор фотолары.
Читайте нас: