Һава торышы бүген, 14 августтан, үзгәрә башлый. Температура нормага ярашлы була, дип вәгъдә итә синоптиклар. Ләкин яңгыр явуы да бик мөмкин.
Иртәгә республикада төнлә +10, +15, көндез +18, +23 градус булуы көтелә. Урыны белән бераз кыска вакытлы яңгыр.
Пәнҗешәмбе, 15 августта да, яңгыр явуы мөмкин. Көндез һава температурасы + 21, +26 градус тәшкил итә.
Җомга , 16 августта, көндез һава +25 градуска кадәр җылына.
Алдагы ял көннәрендә һава температурасы +27,+28 градус була, явым-төшем көтелми.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.