Барлык яңалыклар
Новости
15 август 2019, 17:59

“Айнык авыл” конкурсында җиңүчене ярты миллион сум акча көтә

Әле ярышның район этабы бара, аңа гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә.Ә төбәк конкурсы 1 декабрьдә башлана.

Корылтайның башкарма комитетында “Айнык авыл” конкурсы буенча киңәшмә үтте. Анда билгеләвенчә, муниципаль берәмлекләр өч ай дәвамында республика кимәленә чыгачак авылны сайлый. Ә төбәк ярышына чыгучыларны җитди сынау көтә.
Конкурс җиңүчеләренә акчалата бүләк каралган. Икенче урынга – 250, өченче урынга 150 мең сум тапшырыла. Финалга чыгучыларга сертификат бирелә.
Оештыручылар авылларны бу конкурста катнашырга, эчкечелеккә каршы бергә көрәшергә чакыра. Әле район этабында катнашу өчен иң күп гаризаны Кырмыскалы районында биргәннәр. Анда 16 авыл үз көчен сынарга тели.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: