Барлык яңалыклар
Новости
15 август 2019, 14:47

Уфада Чернобыль һәлакәтен бетерүчеләргә һәйкәл ачылды

Ул Җиңүнең 50 еллыгы паркында урнаштырылды

Җиңүнең 50 еллыгы паркында Чернобыль һәлакәтен һәм башка радиация аварияләрен бетерүчеләргә һәйкәл ачу тантанасы узды.
“Русия Чернобыле” союзы” Бөтенрусия иҗтимагый оешмалары союзы президенты ачылыш чарасында шәхсән катнашу өчен Мәскәүдән килде.
Аның әйтүенә караганда, әлеге һәйкәл һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгын һәм фидакарьлеген гәүдәләндерә.
Һәйкәлнең авторы – Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы Хәниф Хәбибрахманов.
Әйткәндәй, бүген республикада 2,5 меңнән артык Чернобыль авариясен бетерүдә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары яши.
Чыганак: КР.RU.
Габдулла Вафин әзерләде
Читайте нас: