Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2019, 15:31

Укытучылар киңәшләшә

Бүген Уфада республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе башланды. Әлеге минутларда башкаланың "Торатау" Конгресс-холлында дискуссия мәйданчыклары үз эшен башлады.

Анда министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, югары һәм урта белем бирү оешмалары җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, аларның урынбасарлары, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре, педагоглар һәм ата-аналар катнаша. Укытучыларның төп киңәшмәсе быел "Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру шартларында Башкортстан Республикасы мәгарифенең яңа мөмкинлекләре" дигән темага багышланды.
Сигез дискуссия мәйданчыгында мәгариф өлкәсендәге иң көнүзәк мәсьәләләр карала. Киңәшмәдә катнашучылар, "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы, укытуның эчтәлеген һәм ысулларын, сәләтле балалар белән эшләү, урта һөнәри белем бирү системасын камилләштерү, санлы белем бирү мохите булдыру, балаларның җәйге ялын оештыру һәм башка темалаларга кагылышлы сораулар буенча фикер алыша.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: