Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2019, 14:55

Яңа уку елында үзгәрешләр

1 сентябрьдән Башкортстанның бөтен мәктәпләре атнасына биш көн укуга күчәчәк һәм “бер төрле меню “ кертеләчәк. Бу турыда Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Аның фикеренчә, балаларның атнасына ике ял көне булырга тиеш. Шул сәбәпле, мәдәният һәм спорт сарайларының шимбә эшләүләре мотлак.
Яңа уку елыннан барча мәктәп ашханәләренә бер төрле меню кертеләчәк. Әзерләнгән ризыкның сыйфаты да ныклап тикшереләчәк.
Шуларга өстәп, Хәбиров сүзләренчә, сабыйлар салкын бәдрәфләргә дә йөрергә тиеш түгел.
Хәбәр ителүенчә, атнасына биш көн укуга күчкәч бар фәннәр дә тигез кыскартылачак, укытучыларның хезмәт хакы да шул килеш калачак.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: