Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2019, 20:43

Чакмагышта булдыралар

Өченче һәм аннан соңгы балалар дөньяга килгән хезмәткәрләрнең гаиләләренә авыл хуҗалыгы предприятиесе 500 мең сумлык сертификатлар бирә.

Башкортстанның Чакмагыш районында «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләр өчен үзенең ана капиталын булдырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы БСТ телеканалына сылтама белән хәбәр итә.
Өченче һәм аннан соңгы балалар дөньяга килгән хезмәткәрләрнең гаиләләренә авыл хуҗалыгы предприятиесе 500 мең сумлык сертификатлар бирә. Аграрийлар шундый алым белән демографик вәзгыятьне яхшыртырга һәм яшьләрне авылда калдырырга тырыша.
Программа моңа кадәр дә гамәлдә булган, әмма берникадәр вакытка түләүләр туктатылып торган. Быел аны кабат кайтарырга булганнар. Әлеге дүрт гаиләнең бюджеты ярты миллионга тулыланган.
Гаиләләр акчаны үзләре теләгәнчә тота ала. Әмма елына 100 меңнән дә артыграк сарыф итәргә ярамый.
«Бала тапкан гаиләләр авылда калмау сәбәпле демографик вәзгыять начарая. Безнең программа яшьләрне авылда калдырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», - ди «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш хисапчысы Айгөл Гарифуллина.
Хуҗалыкта буш вакансияләр бар. Авыл кешеләрен дә, шәһәр белгечләрен дә эшкә чакыралар. Яңа белгечләр өчен торак та төзелгән.
Татар информ мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: