Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2019, 20:01

Тузлыкушның олы бәйрәме

Шушы көннәрдә Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы үзенең күркәм юбилеен– нигез салынуына 275 еллыгын билгеләп үтте.

Тантананы Хәтер ташы ачудан башладылар. Бу изге эшне башкарып чыгуда ярдәм иткәннәре өчен авыл тарихчысы Рима апа Исхакова авылдашларына зур рәхмәт җиткерде. Рәсимә апа Фазлетдинова Бөек Ватан сугышында корбан булган авылдашлар рухына багышлап Корьәннән сүрәләр укып ишеттерде.
Аннан чара элекке мәктәп бинасында дәвам итте. Кунаклар авылдан чыккан атаклы шәхесләргә багышланган бай музей белән таныштылар.
Тантанада язучы Камил Фазлый, филология фәннәре кандидаты Илдар Фазлетдинов, Рима апа Исхакова, авыл ветераннары, илнең төрле төбәкләреннән кайткан кунаклар кызыклы вә фәһемле итеп чыгыш ясадылар. Чара авылның үзешчән сәнгать осталары һәм “Урал–Батыр” Мәдәният сарае артистларының чыгышлары белән тәмамланды.
Барлык тамашачылар мондый зур чара оештырган өчен Лена Бин кызы Юлаевага һәм Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Мөдәррис кызы Харисовага зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Читайте нас: