Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2019, 11:05

Дәваханәләргә – яңа автобусларда!

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың социаль хезмәтләндерү учреждениеләре 18 микроавтобус алды.

Хәзер авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкә кешеләр медучреждениеләргә транспортта китереләчәк. Автобуска 8 кеше сыя, шул исәптән ике инвалид коляскасы өчен дә урын бар.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары Ленара Иванова учреждениеләр директорларына тантаналы шартларда автомобильләрнең ачкычларын тапшырды.
– Бу шатлыклы вакыйга – милли проектларның ниндидер абстракт саннар түгел, ә бәлки яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән анык эшләр икәнен ачык күрсәтүче дәлил, – дип билгеләде Ленара Иванова.
Федераль акчалар исәбенә яңа автомобильләр сатып алу составына медицина хезмәткәрләре генә түгел, социаль хезмәтләр работиниклары да кергән өстәмә бригадалар булдырырга да мөмкинлек тудырачак.
Әлеге милли проект чикләрендә шулай ук авыруларны карау өчен заманча корылмалар (махсус койкалар, нурландыргычлар һ.б.) сатып алу һәм махсус учреждениеләрне – картлар йортлары, психоневрологик интернатлар – ремонтлау өчен акчалар бүленә.
Анна Лапина әзерләде.
Габдулла Вафин тәрҗемәсе.
#Башкортостан#нацпроекты#Демография
Читайте нас: