Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2019, 11:01

“Сәлам” сәлам биреп каршылаячак

Аксаков авылында вокзал яны мәйданын яңарта башладылар

Аксаков авыл советы авыл биләмәсе хакимияте заказы буенча “Заманча шәһәр мохите булдыру” өстенлекле проектын тоормышка ашыру кысаларында авылның вокзал яны мәйданындагы “Сәлам” скверы яңартыла. Объектның подрядчысы – “БелСтрой” җәмгыяте (җитәкчесе Фидан Булатов), башкарылачак эшләр өчен Сабирҗан Үзбәков җаваплы.
Нинди эшләр башкару күздә тотыла соң? Аксаковлылар, кунаклар мәйданны нинди итеп күрәчәк?
Әлбәттә, иң башта вокзал алдындагы чокырлар күмеләчәк (җир китерелгән), газон үләне чәчеләчәк, бордюрлар эшләнәчәк, төрле архитектур формалар урын алачак, эскәмияләр куелачак, тукталыш яңатылачак. Кичләрен һәм төннәрен мәйданны матур лампалар яктыртачак...
Муниципаль контракт 30 сентябрьгә үтәлер дип көтелә.
Зөлфия Гарифуллина.
Автор фотолары.
Читайте нас: