Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2019, 11:07

“Туймазы-фест” этнофестивале – дуслык, осталык бәйрәме

Республикада беренче мәртәбә “Туймазы-фест” этнофестивале узды

Күрше Туймазы шәһәренең мәдәният һәм ял паркында беренче тапкыр “Туймазы-фест” ачык этнофестивале узган. Чара 2020 елда булачак Бөтендөнья фольклориадасына һәм Башкортстан Республикасы оештырылуының 100 еллыгына арналган.
Бу зур чараны Дуслык фестивале дисәң дә була, чөнки анда Туймазы районында яшәгән төрле милләт халыкларының – башкорт, рус, татар, чуваш, украиннарның иҗади коллективлары туган телләрендә сәламләгән һәм чыгыш ясаган. Фестивальгә шулай ук Шаран районыннан марилар, Октябрьский шәһәреннән башкортлар һәм татарлар кушылган.
Паркта зур этнокүргәзмә оештырылган, анда якын-тирә районнардан, шәһәрләрдән бизәү-кулланма сәнгате осталарының эшләре тәкъдим ителгән.
“Башинформ” мәгълүматы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото: Туймазы районының мәдәният бүлеге
Читайте нас: