Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2019, 18:41

Уңай үзгәрешләр күзәтелә

2019 елның беренче ярты еллыгына Башкортостан Республикасының социаль-иктисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды

Уңай үзгәрешләр түбәндәге тармакларда күзәтелә. Торак төзелеше 13,4 % арткан. Сәүдә – 3,2 процентка. Соңгы елларга тәү тапкыр авыл хуҗалыгында да яхшы якка үзгәрешләр күзәтелә. Инвестицияләр республикага 130 миллиард сум акча китергән, алар ярдәмендә 13 мең эш урыны булдырылган.
Социаль өлкәдә дә куанычлар бар. Яңадан сөт кухнялары торгызыла башлады. Табипларыбыз рак чирен тизентен тапкан очракта премияләр белән бүләкләнә. Мәктәпләребез атнасына биш көн укуга күчерелде.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: