Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2019, 14:33

Сөенечле хәбәр

ЭкоНива” компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр журналистларга биргән интервьюсында быел Бәләбәй районында тагын бер терлекчелек комплексы төзелеше башланачак, дип сөйләде

Объектны 2020 елда эшләтеп җибәрәчәкләр. Биредә елына 22 мең тоннадан артык югары сортлы сөт җитештерергә планлаштыралар. Шунда ук 3200 башка исәпләнгән сөт токымлы сыерлар үрчетү өчен мәйданчыклар да барлыкка киләчәк.
“ЭкоНива” инвестицияләренең гомум күләме якынча 3 миллиард сум тәшкил итте. Комплекста йөздән артык эш урыны булдырылачак. Җитештерелгән сөт урындагы эре эшкәртүче – Бәләбәй сөт комбинатына җибәреләчәк.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: