Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2019, 13:35

Тагын бер татар кызы безне куандыра

13 яшьлек милләттәшебез Камилә Вәлиева Франциянең Куршевель шәһәрендә үсмерләр арасында узучы Гран-при ярышларының этабында беренче урынны яулады

Казан кызы Камилә бүген Мәскәүдә тагын бер татар кызы – Европа, дөнья, Олимпия чемпионы булып танылган Алинә Заһитованың тренеры Этери Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Остаз узган елда ук фигуралы шуу дөньясында яңа йолдыз кабынып килүе турында хәбәр иткән иде.
Моңа кадәр балалар арасында чыгыш ясаган Камилә Вәлиева яшүсмерләр арасында тәү тапкыр гына зур ярышта катнашты. Тик, шуңа да карамастан, менә безгә нинди зур куаныч китерде.
Зур уңышлар сиңа, Камилә! Киләчәктә дә синең өчен шатланырга язсын!
Татар информ мәгълүмат агенлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: