Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2019, 12:46

Зонтикларыгызны әзерләгез

Бүген Башкортстанда һава торышының бозылуы көтелә

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 26 августта, дүшәмбе көнне республика буенча яшен яшьнәп, күк күкрәп көчле яңгырлар явачак.
Иртән һәм кич томан төшүе мөмкин.
Җил секундына 17 метр тизлек белән исәчәк.
Алдагы көннәрдә термометр баганалары +17 градустан күтәрелмәячәк.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: