Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2019, 14:29

Фатыйх Кәрим безнең күңелләрдә

Бишбүләк районының Ает авылында бөек татар шагыйре Фатыйх Кәримнең яңартылган музеен ачу тантанасы узды. Чарага бик күп мәртәбәле кунаклар җыелган иде.

Әдипнең кызы – Ләйлә ханымның чыгышы бар халыкны тетрәндерде. Ул әтисе турында бик үзенчәлекле итеп сөйләде. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан премьер-министры урынбасары Вәсил Шәхрәзиев, Башкортстан премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та бар иде.
Кунаклар һәм авыл халкы яңартылган музей экспонатлары белән танышты. Әдипнең һәйкәленә чәчәкләр салды.
Тантананың икенче өлеше – патриот шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара Бишбүләк авылының Мәдәният сараенда дәвам итте. Иң башта кунаклар Бишбүләк районы турында фильм карадылар. Аннан күренекле әдип турында ялкынлы чыгышлар ясалды. Иң лаеклыларга Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр тапшырылды.Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары чыгышлары кичәгә нур өстәде.
Күренекле әдип һаман безнең күңелләрдә. Киләчәктә дә Фатыйх Кәрим иҗаты безнең җаннарыбызга нур өстәр.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: