Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2019, 13:59

Машиналарга яңа код белән номерлар бирә башладылар

Башкортстанда Дәүләт автоинспекциясенең кайсы бер теркәү бүлекчәләрендә төбәкнең яңа коды (702) белән дәүләт номерлары бирә башладылар. Бу хакта республика ведомоствосы башлыгы Динар Гыйльметдинов “Фейсбуктагы “ үзенең сәхифәсендә хәбәр итте

“Бу планга ярашлы башкарылды. Чөнки элекке серия (102) бетеп килә. Тиздән республиканың барлык теркәү бүлекчәләрендә яңа код белән дәүләт номерлары бирелә башлый”,– дип ачыклык кертте Башкортстан Республикасының баш автоинспекторы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: