Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2019, 14:17

Резидентлар артты

Русия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы социаль-икътисадый үсеш биләмәсе резидентлары реестрына 2019 елның 27 августында яңа өч резидент өстәде. Алар эшмәкәрлекләрен Бәләбәй моношәһәрендә җәелерделергә исәпләй

Республиканың Икътисадый үсеш министрлыгы сайтындагы мәгълүмат буенча, “Башпеностекло” компаниясе җәмгыяте моношәһәрдә күзәнәкле пыяла җитештермәкче. Проектның хакы 270 млн. сум, 32 яңа эш урыны ачылачак.
“Стройинвест” предприятиясе җәмгыяте металл конструкцияләр чыгарырга уйлый. Проектны тормышка ашыруга 7,7 млн. сум акча җәлеп ителәчәк һәм 82 эш урыны булдырылачак.
Тагын бер резидент – “Безнең икмәк” җәмгыяте – икмәк, кондитер әйберләре һәм озак сакланмый торган тортлар пешерергә ниятләй. Инвестицияләр күләме – 5,2 млн. сум, 80 эш урыны булдырылачак.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: