Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2019, 13:41

Ркаил Зәйдуллага Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде

Ркаил Зәйдулла Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булды. Бу исеме белән шагыйрьне рәсми рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде

“Бәйрәм котлы булсын! Бу олы дәрәҗәле, рәсми исем, Васил Шәйхразиев әйтмешли, безгә хактан да зур җаваплылык өсти”, - дип әйтте Ркаил Зәйдулла җавап чыгышында. Ул Татарстанның халык шагыйре бөтен әйтәсе сүзен халыкка җиткерергә тиешлеген искәртте. “Һәр шагыйрь ул халык бәгыреннән тамган, ул халыкныкы. Халык үзе дә сине үзенеке дип санарга, санларга тиеш. Аның өчен сөенечләрен, шатлыкларын гына түгел, көенечләрен дә, сагыш-үкенечләрен дә йөрәгенә барып җитәрлек итеп тасвирлый белергә кирәк”, – ди Ркаил Зәйдулла.
Шагыйрь чыгышында бердәмлек әһәмиятен билгеләп узды. “Ил-йортыбызны бөек шагыйребез Дәрдмәнд күзаллаганча, көймә сыман күз алдыбызга китерсәк, без, әлбәттә, анда ишкәкчеләр генә. Ләкин көймә алга йөзсен өчен, ике ягыннан да тигез итеп ишәргә кирәк. Уң яктан катырак ишсә, сул якка борыла, сул яктан катырак ишсәң, борынын уңга таба бора. Моның өчен безгә бердәмлек, эштә бергәлек кирәк”, - диде ул рәхмәт сүзендә.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: