Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2019, 13:52

Укучыларга ярдәм

Башкортстанда мәктәптә укучыларга 8 800 сумлык сертификат бирә башлыйлар

Һәр бала дәүләт бүлеп биргән акча исәбенә мәктәптән тыш өстәмә укый алачак. Уфада узган укытучылар педсоветында Башкортстанның мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Айбулат Хаҗин әлеге яңалык турында хәбәр иткән.
" Балалар төрле дәресләрне сайлый ала, өстәмә белем бирү навигаторы каталогында күрсәтелгән барлык түгәрәкләр һәм секцияләр дә финанслау программасында катнаша",- дигән ул.
Башкортстанда өстәмә белем бирә торган 207 оешма эшли. Аларга 5-18 яшьлек балаларның 78,5 проценты йөри.
Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: