Барлык яңалыклар
Новости
2 сентябрь 2019, 19:43

Депутатлар эш сәгатьләрен кыскарту яклы

РФ Дәүләт Думасы депутатлары атнасына 12 сәгать эшләү турында гәпләшкәннәр. Депутатлар киләчәктә бу тәкъдимне тормышка ашырып булачак, дигән фикердә

Илнең элеккеге баш санитар табибы, хәзерге депутат Геннадий Онищенко әйтүенчә, 5-10 елдан русиялеләрнең атнасына 12 генә сәгать эшли башлавы мөмкин хәл.
Икенче депутат Виталий Милонов та шундый ук фикердә. “Киләчәктә эш атнасы, эш сәгатьләре кыскара барачак, без аңардан качып котыла алмыйбыз”, - ди ул. Һәм атнасына өч көн ял итүгә ниндидер әкият дип түгел, ә чынбарлык дип карый.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: