Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2019, 13:45

Башкортстандагы «Янган тау» ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә кертелде

Башкортстанның Салават районында урнашкан «Янган-тау» геопаркы ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертелгән. Шул хакта карар Индонезиянең Гили Траваган утравында узган халыкара конференциядә кабул ителде

Хәзерге вакытта ЮНЕСКО геопарклары челтәренә дөньяның 33 иленнән 130дан артык объект керә. Бу дәрәҗәне алгач, Башкортстанның үз төбәген һәм геопаркын дөнья дәрәҗәсендә данлау, чит илләрдән туристларны җәлеп итү мөмкинлеге ачылды, диелә хәбәрдә.
«Янган тау» геопаркы 1774 квадрат километр мәйданны били. Табигый мирас күп төрле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын үз эченә ала. Алар хайваннар һәм үсемлекләр төрләренең халыкара Кызыл исемлегенә, Русиянең Кызыл китабына һәм Республиканың Кызыл китабына кертелгән.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: