Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2019, 13:22

Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Валерия Порохова вафат

Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Иман Валерия Порохова бүген вафат булган. Бу турыда мөселман җәмәгать эшлеклесе Али Вячеслав Полосин Facebook челтәрендә хәбәр итте

"Бездән Иман Валерия Порохова китте. Ул рус морзалары нәселеннән, әти-әнисе репрессияләнгән, ул сөргендә туган. Гади булмаган тормыш юлы аны исламга алып килгән. Ул Коръәнне тәрҗемә итеп кенә калмаган, ул Коръәннең матурлыгын, Исламның гүзәллеген күрсәткән, бу дингә салынган һәм җәмгыять оныта язган мәрхәмәтлелек һәм гуманлылык нормаларын күрсәткән", - дип язган Полосин.
Иман Валерия Порохованы чәршәмбе көнне җирлиләр.
• Валерия Порохова 1940 елның 14 маенда Ухта шәһәрендә туган. Һөнәри тәрҗемәче-синхронист, мөселман җәмәгать эшлеклесе. Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән галим буларак билгеле. Ул 12 тапкыр нәшер ителгән.
• Валерия Порохова Гуманитар фәннәр академиясе әгъзасы, Евразия Халыкара мәдәният академиясе әгъзасы, Россия Табигый фәннәр академиясе әгъзасы, Евразия милли университеты профессоры.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: