Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2019, 14:22

Русиядә авиабилетлар бәясе 10 процентка артырга мөмкин

Ягулыкка бәяләр арту сәбәпле, очкычларга билет бәяләре дә артырга мөмкин. Быел һава ширкәтләренең югалтулары зур булыр дип көтелә

Русиядә 2019 ел нәтиҗәләренә караганда авиабилетлар 9-10 процентка артырга мөмкин. Бу хакта Һава транспорты берлеге башкарма мөдире урынбасары Борис Шокуров хәбәр иткән.
"Һава ширкәтләре гадәттә икенче һәм өченче чиректә табыш ала, ә беренче һәм дүртенче чирекләрдә зыянга эшли. Әмма быел уңай финанс нәтиҗәләр көтелми"-, ди ул.
Берлек исәпләүләренчә, беренче чиректә генә дә һава ширкәтләре 45 млрд сум акча югалткан. Ә 2018 елда югалтулар барлыгы 54 млрд. сум булган.
Белгечләр фикеренчә, авиабилетлар кыйбатлауның төп сәбәбе – керосинга бәяләр арту. Былтыр очкыч ягулыгына бяләр 30 процентка арткан. Ягулыкка кинәт бәяләр арткан очракта һава ширкәтләренә компенсация бирү механизмы нәтиҗәле түгел, чөнки аны куллану бик авыр ди Шокуров.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: