Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2019, 13:39

Башкортстанлы лотереяга 4 млн. сум акча откан

Вячеслав Миронов исемле якташыбыз “Гослото “5 из 36” лотереясы буенча 4315548 сум акча откан

Ул энергетик булып эшли. Балык тотарга ярата. Аның торагы, яхшы машинасы бар, дачасын да төзеп куйган. Акчага интеккән кеше түгел, кыскасы. Ләкин акча беркайчан да артык булмый. Бу отышны ул кызына һәм оныкларына бүләк итәргә булган. Алар күптән инде үз өйләрен төзергә хыялланып йөргән булганнар.
Менә шулай.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: