Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2019, 14:02

Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл булачак

Чиләбе өлкәсе губернаторы Габдулла Тукайга һәйкәл ачу һәм милли матбугат чараларын финанслау турындагы карарны раслаган

Чиләбе шәһәрендә быел көз татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татар конгрессы активистларының төбәк губернаторы Алексей Текслер белән очрашуда билгеле булган дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Текслер өлкәнең милли матбугат чараларына финанс ярдәм күрсәтү турындагы карары турында да белдергән.
Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә дә активистлар Тукай бюсты кую өчен елдан артык эш алып бара.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: