Аны соңгы юлга озатырга бөтен республикадан халык җыелган, машиналар урамга сыймаган.
Кинәт өсләренә ишелеп төшкән кайгыдан агарынып каткан туганнары бер-берсенә тотынышып торган, беркем белән дә сөйләшмәгән диләр...
Күршеләре исә бу хәлнең башка сыймаслыгы турында сөйләгән.
"Айгөл һәрвакыт ачык йөзле, шат булып күренде. Балалары белән йорт алдындагы чирәмдә уйный иде, бергәләшеп велосипедта йөрделәр. Ул алар өчен барысын да эшләргә әзер кебек иде", - дигән берсе.
Икенчесе: "Бервакыт дүрт казының өчесен төлке ашады. "Ялгыз казыңны суй инде, интектермә", - дигәч, ул: "Булдыралмыйм, ничек инде, ул бит тере җан", - диде". Аның баласына кулы күтәрелгәне башка сыймый", - дигән.
Каралмаган, буялмаган иске генә йорт алдында, шушы көн өчен махсус эшләнгән кебек, сары төсе белән балкып торган коймага Тимурның рәсемен элгәннәр. Халык анда чәчәкләр, йомшак уенчыклар куйган.
Җаның җәннәт кошы булсын инде, балакай...