Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2019, 18:22

2019 елда Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә дәгъва итүчеләр билгеләнде

Башкортстан Хөкүмәте каршындагы комиссия 2019 елда журналистика өлкәсендәге иң яхшы эшләр өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә дәгъва итүчеләрнең эшләрен тикшереп, түбәндәге исемлекне билгеләде

Алар арасында “Башкортостан” гәзитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире Лариса Абдуллина, “Башкортостан” телерадиокомпаниясенең БСТ телеканалы хәбәрчесе Рәфыйк Әхмәтшин, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Азат Гыйззәтуллин, “Коммунист Башкортостана” гәзите баш мөхәррире Дмитрий Ефремов, “Молодежная газета” редакциясе хәбәрчесе Эмилия Завричко, юстиция өлкән хезмәткәре Василий Иванов, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәзилә Рыскуҗина, “Шоңкар” журналының бүлек мөхәррире Гөлшат Каһарманова, Башкорт дәүләт медицина университеты доценты Азат Кинҗәбулатов, журналистика ветераны Зөһрә Котлыгилдина, тарих фәннәре кандидаты Рамазан Котышев, Ишембай районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Динә Мурзина, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе БСТ телеканалының мәгълүмати программалар бүлеге комментаторы Варисә Нигъмәтуллина, журналистика ветераны Эдуард Таһиров, “Кызыл таң” гәзитенең сәясәт бүлеге мөдире Фәнүз Хәбибуллин, “Вся Уфа” телекомпаниясенең спорт тапшырулары җитәкчесе Лилия Шәфыйкова, журналистика ветераны, язучы Фәнисә Янышева бар.
Комиссия иҗтимагый оешмаларны, хезмәт коллективларын һәм теләге булган һәркемне эшләрне тикшерүдә катнашырга чакыра. Фикер-тәкъдимнәрне матбугат битләрендә, телевидение һәм радио программаларында яисә хат белән түбәндәге адрес буенча язып белдерергә мөмкин: 450076, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 912нче бүлмә, Башкортстан Журналистлар берлеге. Белешмә өчен телефон: 8 (347) 276-42-66.
Эшләрне тикшерү 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: