Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2019, 18:30

Башкортстанда «Җырчы авыл» конкурсы оештырыла

Башкортстанда авыл биләмәләре арасында «Җырчы авыл» республика конкурсы старт ала. Яңа иҗади ярыш 2019 елның октябреннән 2020 елның октябренә тиклем бара, дип хәбәр иттеләр халыҡ иҗады матбугат үзәгеннән

Программа концерт номерларын тыңлауны, иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар катнашлыгында йомгаклау концертын, җиңүчеләрне бүләкләүне үз эченә ала.
Конкурста катнашуга муниципаль районнарның авыл тораҡ пунктларының үзешмәкәр җыр коллективлары чакырыла. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Чара өч этапта оештырыла. Беренче этап — сайлап алу — республика авылларында конкурс караулары формасында уздырыла.
Икенче этап — районнарда беренче этапка үткән катнашучыларны аерым график буенча карау (шәһәр мәдәният сарае, район мәдәният йорты).
Өченчө этап — республика (2020 елның октябре) – икенче этапка үткән катнашучыларны карау (конкурска беренче дәрәҗә лауреатлар гына җибәрелә).
Гала-концерт Уфада була, анда иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясый. Конкурс җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамлана.
Оештыручылар — Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, район хакимиятләре.
Белешмәләр өчөн телефон: 8 (347) 289-66-96, 8-905-355-44-20, 8-987-103-48-44 — Кондакова Наталья Михайловна, Республика халыҡ иҗаты үзәгенең вокаль-хор жанры буенча баш белгече.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: