Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2019, 18:09

Тавыш бирү һәм аларны санау ничек уза?

Тавыш бирү, тавышларны санау, сайлау нәтиҗәләрен билгеләү – кампаниянең соңгы, иң җаваплы этабы. Сайлау көнендә тавыш бирү ничек үтә, тавышлар ничек санала? Шушы һәм башка сорауларга Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат ГАДИЛОВ җавап бирә

— Сайлаучы ничек тавыш бирә?
— Тавыш бирү 2019 елның 8 сентябрендә 7-21 сәгатьтә үтә.
Сайлаучы, бюллетень алгач, кандидатның фамилиясе турындагы уң яктагы шакмакка теләсә нинди билге кую юлы белән кандидатны сайлый. Берничә квадратка билге куелган яисә аларның берсенә дә куелмаган сайлау бюллетене гамәлдән чыккан дип санала.
— Тавышларны санау кайчан башлана, ул ничек уза?
— Сайлаучыларның тавышларын санау тавыш бирү вакыты тәмамлануга ук башлана һәм тавыш бирү йомгаклары билгеләнгәнче тәнәфессез үткәрелә.
Төрле дәрәҗәдәге сайлаулар бергә үткән очракта, беренче чиратта — Башкортстан Башлыгын, аннары – республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатларны сайлау буенча, арытаба урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар буенча тавышларны санау гамәлгә ашырыла.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: