Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2019, 13:59

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау йомгакларын игълан итү көнен әйттеләр

Сайлауга якынча йомгаҡ 9 сентябрьдә иртән билгеле була. Бу турыда Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр иттеләр

«Үзәк сайлау комиссиясе 10 көн дәвамында сайлауга йомгак ясый, якынча мәгълүматлар 9 сентябрьдә иртән билгеле була», — диде рәис урынбасары Марат Гаделов.
8 сентябрьдә Башкортстанда 818 сайлау кампаниясы уза: Башкортстан Башлыгын сайлау, анда сигез кандидат катнаша; 9-чы Кояшлы бер мандатлы сайлау округы (Уфаның Октябрь районы) һәм 16-чы Комсомол бер мандатлы сайлау округы буенча (Нефтекама) алтынчы чакырылыш Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатларын өстәмә сайлау — сигез кандидат теркәлгән, шулай ук урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау, аларда 7329 депутат мандаты алыштырыла, төрле партияләрдән 14978 кандидат теркәлгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: